Двинага

Category: Poetry
Двина, әгәр синең агымыңны
Борып булса иде кирегә,
Дулкыныңа төреп бу гәүдәмне
Алып китәр идең илемә.
Мин теләдем көрәш давылында
Колач җәеп батыр йөзәргә,
Тик чикләнде гомрем коллык белән,
Бу хурлыкка ничек түзәргә?
Агымыңны түгел, мөмкин булса,
Бөтен үткән тормыш юлымны
Мин кайтарыр идем кире борып,
Бирер өчен илгә җырымны.
Күңлем риза туган туфрагымда
Бөтен авырлыкка түзәргә,
Теләр идем илдә мин иректә
Иҗат дәрьясында йөзәргә.
Мин үкенмим, илгә кайтып үлсәм,
Җир яшерсә туган баласын.
Соң беләм бит кабрем эргәсендә
Һәйкәл булып җырым каласын.
Килешә алмый күңлем коллык белән
Башны һаман шушы уй баса.
Йөгерек дулкыннарың кочагына
Ал син, Двина, мине булмаса.
Табар идем, бәлки, мин юаныч,
Дулкыныңда синең чайкалып,
Күрсен халкым үле гәүдәмнең дә
Аны сагынып илгә кайтканын.
Двина, Двина, көчле агымыңны
Борып булса иде кирегә,
Җырым белән бергә бу гәүдәмне
Алып китәр идең илемә.
October 1943