Ничә тапкыр синең тырнагыңнан
Котылдым мин, үлем.
«Беттем» дигән чакта, тормыш тагын
Сузды миңа кулын.
Синең белән ләкин тартышудан
Һич бизмәде күңлем.
Батырам дигән саен, мин упкынның
Эченәрак кердем.
Син: «Соңгысы булсын бусы”, — диеп
Шелтәләдең мине.
Аның саен булдым мин тискәре,
Аның саен кире.
Синең белән уйнау, беләм, үлем,
Күңелле эш түгел.
Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән
Бизәрмени күңел?
Мине әллә яшәү биздердеме,
Бу бунтарлык нигә?
Юк, үләсем килми минем бер дә,
Бик яшисем килә.
Давыллардан әгәр читтә булсаң,
Шундый тыныч, аулак.
Юк, мин килдем сиңа давыл аша,
Чын тормышны даулап.
Әле менә тагын килеп ләктем
Синең тырнагыңа.
Богау салды җәллад бу җырларны
Язган кулларыма.
Тиздән сүнәр гомерем, йөрәгемдә
Тоеп ялкын көчен.
Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,
Сөйгән халкым өчен.
Шуның өчен бит мин ничә тапкыр
Синең кулга төштем.
Гел очрадым сиңа, юри сине
Эзләп йөргән төсле.
Нишлисең бит, бөек хаклык юлы
Шундый тайгак булгач?
Көрәшчегә бары җиңү яки
Үлем генә юлдаш.
Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек,
Соңгы яшәү көчем.
Үләм, ләкин бөек хаклык өчен,
Илем, халкым өчен!
September 1943