Кайттым сиңа, дускай, тик аяксыз,
Кил, каушама! Көлеп каршыла!
Дошман өзде минем аягымны
Тез чүкмәгән өчен каршына.
Екты да ул мине мина белән:
«Чүктердем бит!» — диеп шатланды.
Курыкты үзе күреп, аяксыз да
Минем үрә торып басканны!
Җир ярсыды күреп минем канны,
Тал-тирәкләр, елап, баш орды.
Анам кебек, мине туган җирем
Үзе тотып кулдан бастырды.
Яралы да унбиш укчы белән
Чарпышырлык көчле бүген без.
Белсен дошман: кулсыз-аяксыз да
Тез чүгәчәк кеше түгел без.
Бер аякка түгел, йөз аякка
Бер карышын да бирмәм җиремнең.
Илне бирсәм, исән аяк белән
Нинди җиргә басып йөрермен!
Кайттым, дускай, сиңа! Аяксыз дип,
Каршы алма мине көрсенеп,
Намус бөтен, йөрәк керсез кайтты,
Шул түгелме иң чын кешелек?!
1943-10-01