Читен хәл

Категория: Поэзия
Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм?
Бу ачы гомрем шәрабын әчмәсәм?!

Әйләнә бит, үтми, бетми гомре дә! -
Җәй килә утлар чәчәп, син кышласаң.

Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем?
Җилкенәмен - бер басарга өч басам.

Каршыма чыкма, кояш, син, канлы тап!
Ак кәфендәй син җәелмә өсткә, таң!

Катле нәфситсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!
01.01.1911