Элек заманда бер тавык кетәгендә яшәгән икән, ди, бер әтәч.
Бу әтәч ишек алдында, түшен кабартып, як-ягына карангалап, эре генә атлап йөрергә ярата икән, ди. Беркөнне шулай кукраеп йөргән-йөргән дә бик биек койма башына менеп баскан, ди, бу.
— Ки-ке-ри-күк! Ки-ке ри-күк! Мин — шаһ-әтәч, патша-әтәч, мин — хан-әтәч, солтан-әтәч!—дип кычкыра башлаган, ди.— Чибәркәйләрем, сөекле карабикәләрем, чуарбикәләрем. акбикәләрем! Әйтегезче, дөньяда матурлардан-матур кем матур, батырлардан-батыр кем батыр?
Шул тирәдә йөргән тавыклар: карабикәләр, чуарбикәләр, акбикәләр йөгерә-йөгерә җыелдылар, ди, моның янына. Җыелдылар да, ди, төрле яктан җырлый да башладылар, ди.
— Кая инде, кая инде ул безнең бөек ханыбыз белән тиң булу. Кая инде, кая инде ул безнең мактаулы шаһыбыз, сөекле падишабыз белән тиңләшерлек җан? Юк, юк, юк инде ул, ханыбыз, солтаныбыз. Синнән акыллы да, синнән матур да, синнән батыр да юк инде бу дөньяда! — диделәр, ди.
Әтәч тагын да көчлерәк итеп:
— Ки-ке-ри-күк! Ки-ке-ри-күк! — дип кычкырды да, ди, тагын сорады, ди, болардан: — Арслан тавышыннан да көчлерәк тавыш кемдә бар? Кемнең аягы куәтлерәк тә, кемнең киеме зиннәтлерәк?
— Кемнең булсын, синең киемең зиннәтлерәк, падишабыз, синең аякларың тимердән дә ныграк, солтаныбыз, синең тавышын арслан тавышыннан да гайрәтлерәк, куәтле ханыбыз, — дип җырлаштылар, ди, тавыклар.
Әтәч масаюыннан шартларга җитте, ди. Шуннан сон кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде дә, ди:
— Ки-ке-ри-кук! Ки-ке-ри-күк! Карагыз әле, хатыннар, дөньяда кемнең тәхете биегрәк тә кемнең башындагы таҗы затлырак? — дип сорады, ди.
Тавыклар йөгерә-йөгерә биек койманың янына ук килделәр дә, ди, кукраеп утырган әтәчкә башларын иеп:
— Тәхетләрдән биек синең тәхетең биек, таҗлардан затлы синең таҗың затлы! Син бит безнең бердәнбер шаһыбыз, син бит безнең бердәнбер падишабыз! — дип әйттеләр, ди.
Шул арада өйдән юан пешекче чыгып, аяк очларына гына басып, койма янына килде дә, ди, әтәчне эләктереп тә алды, ди.
— Менә бәла! Менә кайгы!
Пешекче, биленнән пычагын алып, бөек шаһның башын чабып өзде дә, ди, мактаулы ханның зиннәтле киемнәрен йолкып ташлап, җиңелмәс солтанның итеннән тәмле шулпа пешерде, ди.
Ә кешеләр ашыйлар-ашыйлар икән дә ашны мактап:
— Ай-яй тәмле икән бу әтәч! Ай-яй симез икән бу әтәч! — дип әйтәләр икән, ди.